3 - 5 апрельдә Нурлат шәһәрендә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 200дән артык спортчы катнашты.
«Зәй» спорт мәктәбендә тренер Регина Салихова шәкертләре район данын яклады. Нәтиҗәдә Дина Дәүләтова – I, Алекс Саргсян –II, Әлфинә Давкаева III урынны алды.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Нет комментариев