Зәй спортчылары «Самара Кайманы» Бөтенроссия турнирыннан зур җиңүләр белән кайтты
Спорт

Зәй спортчылары «Самара Кайманы» Бөтенроссия турнирыннан зур җиңүләр белән кайтты

14-15 ноябрьдә Самарада илнең иң көчле 700 каратисты киң аренага чыкты.

Биредә "Самара Кайманы" турнирында Россиянең 20 төбәге каратэ - киокусинкай сәнгате осталары очрашты.

Йөзләгән катнашучылар арасында Татарстан Республикасы һәм  Зәй данын тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар шәкертләре лаеклы яклады. Һәм алар турнир тарихына үз исемнәрен язып, триумф белән кайттылар.

Турнирның алтын медальләрен Ревин Егор (Егор Бөтенроссия ярышларында 6 тапкыр җиңүче булды), Ихинданова Өмөкүрсем ( Өмөкүрсем-Бөтенроссия ярышларында ике тапкыр җиңүче) яуладылар.

Ә көмеш медальләр алуга Фаршатова Азалия, Филиппова Полина, Москова София, Агапова Элиза ирештеләр.

Каратэ - киокусинкай - ул ныклы спорт әзерлеген таләп итү өстенә, сыгылмас рух тәрбияләү дә. Зәй спортчыларының шундый масштаблы Бөтенроссия турнирында уңышы исә тренерларның һәм яшь спортчыларның җитди тырышлыклары нәтиҗәсе. Владимир һәм Алексей Ревиннар зур булмаган шәһәрдә илнең иң эре мәктәпләре вәкилләре белән тигез дәрәҗәдә көрәшергә сәләтле  спортчыларны үстерергә мөмкин булуын исбатладылар.

Алда яңа җыеннар һәм яңа турнирлар. Безнекеләр өчен җан атабыз һәм яхшы хәбәрләр көтәбез.


Нет комментариев