«Алтынчәч» бакчасы һәм 7нче мәктәп укучылары юлларда куркынычсызлыкны искәрттеләр
Юл куркынычсызлыгы

«Алтынчәч» бакчасы һәм 7нче мәктәп укучылары юлларда куркынычсызлыкны искәрттеләр

13 ноябрьдә, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан, «Алтынчәч» балалар бакчасының әзерлек төркеме һәм 7нче мәктәпнең ЮИД командасы «Бердәмлек хәрәкәте» әгъзалары белән берлектә шәһәр урамнарына чыкты.

«Мине сакла, йөртүче!» акциясе кысларында балалар машина йөртүчеләргә истәлекле белешмәләр (памятка) тараттылар. Якты төстәге листовкаларда гомерне саклап кала торган гади кагыйдәләр язылган иде: «Йөртүче, минем гомеремне сакла!», «"Зебра" алдыннан тизлекне кимет!», «Телефонны читкә куй!», «Иминлек каешын  эләктер!».

Юл кагыйдәләре барыбызга да кагыла. Балаларның өлкәннәргә биргән бу искәрмәсе – иң ышанычлы кисәтү. Кечкенә геройларыбызга афәрин!

  • фотолар «Юл куркынычсызлыгы» оешмасыннан

Нет комментариев