Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зәй спортчылары билбау көрәше буенча турнирда җиңүләр яуладылар

10-12 майда Аксубай районында «Чистай» холдинг компаниясе АҖ призларына егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ачык турнир узды.

Ярышлар Чувашия, Мордовия, Самара өлкәсеннән һәм Татарстанның 14 районыннан 210 спортчыны берләштерде.

Биредә «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә уңышлы  чыгыш ясап, берничә призлы урын яуладылар. Турнирда 40 кг авырлык категориясендә Джулия Гафиятуллина һәм 52 кг авырлык категориясендә Динә Дәүләтова җиңеп чыктылар. Көмеш медальләрне Степан Кузнецов һәм Данил Бакеев яуладылар. Арсений Кириллов һәм Алекс Саркасян бронза медаль ияләре булдылар.

Спортчыларны тренерлар Р.Р. Салихова һәм Р. Р. Салихов әзерләде.

фото: спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев