Зәй районы мәктәбе базасында футбол матчлары үтә
Спорт

Зәй районы мәктәбе базасында футбол матчлары үтә

3 июньдә Зәй районы Кадер авылы мәктәбе спорт мәйданчыгында, балигъ булмаганнар белән профилактик эш кысаларында тренер‑укытучы Равил Миңнегалиев иптәшләрчә футбол матчы үткәрде.

Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм яшүсмерләрне спорт дәресләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Балалар анда чын күңелдән катнашып спорт энергиясе алдылар.

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев