Зәй кызы Полина – бронза призер
Спорт

Зәй кызы Полина – бронза призер

27-30 мартта Ижау шәһәрендә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында ВТФ тхэквондо буенча «Ижау-Осталар шәһәре» төбәкара спорт ярышлары үтте.

Ул 2026 елда Россия укучыларының (яшүсмерләр) XIII Җәйге спартакиадасы финалына сайлап алуның II этабы да булып торды. Ярышларда Зәйдән тренер-укытучы Д.О.Леваев шәкерте Полина Гусева катнашып бронза призер булды.

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев