10 апрельдә Зәйнең Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе кызлары Мурманск өлкәсенең Апатиты шәһәрендә Россия чаңгы узышлары беренчелегендә катнаштылар.
Ярышлар 19-20 яшьлек юниорлар арасында узды.
30 километр дистанциядә безнең кызлар уңышлы чыгыш ясап, Россия спорт мастеры нормативын үтәделәр. Кристина Тюленева - 9, Софья Козенкова 10нчы урынны яулады. Аларның тренеры – Рәкыйф Габидуллин.
Фото спорт идарәсеннән.
Нет комментариев