19 июльдә Грозныйда ирекле көрәш буенча Highland Wrestling League дип исемләнгән ачык республика турниры узды.
Анда бөтен Россиядән 500 дән артык спортчы катнашты. Зәй көрәш мәктәбендә тәрбияләнүче Абүбәкер Мугурбиев бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. 35 кг га кадәр авырлык категориясендә ул ышанычлы рәвештә алтын медаль яулады. Спортчының тренеры Илнар Хәйруллин. Җиңү яшь көрәшченең үҗәт рәвештә тренировкалар үткәрүе һәм югары әзерлек дәрәҗәсе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев