8 августтан 25 августка кадәр “Зәй” спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр «Йолдызлык» балалар ял-сәламәтләндерү лагере базасында планлы уку-күнегү җыеннары үтәләр. Бу — яңа спорт сезонына әзерлекнең мөһим этабы.
Тренер-укытучы Анатолий Терентьев җитәкчелегендә яшь көрәшчеләр көн саен интенсив күнегүләр узалар. Дәресләр физик сыйфатларны үстерүгә һәм көрәш техникасын камилләштерүгә юнәлтелгән. Программа һәр спортчы үзенең осталыгын ныгыта һәм әзерлек дәрәҗәсен күтәрә алырлык итеп төзелгән.
Күчмә җыеннар спортчыларга бөтен игътибарны күнегүләргә тупларга мөмкинлек бирә. Мондый формат тәртипкә өйрәтә, спорт характерын формалаштырырга һәм алдагы ярышларга җентекләп әзерләнергә ярдәм итә. Алда — яңа ярышлар, һәм нәкъ менә хәзер киләчәк җиңүләрнең нигезе салына!
Фотолар спорт идарәсеннән.
Нет комментариев