23 майда Яр Чаллы шәһәрендә 2009-2011, 2012-2013 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды. Ул Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче КАМАЗ автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланды. Бәйгедә Зәйдән тренер-укытучы Салихов Равил Фаил улы шәкертләре катнашты.
«Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар түбәндәге урыннарны алдылар:
1 урында - Бакеев Данил, 2 урында - Сөләйманов Адель, 3 урында - Кузнецов Степанһәм һәм Вәлитов Максим.
Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз!
Нет комментариев