Зәй көрәшчеләре – пьедесталда
24 апрельдә Казан шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча Татарстан Республикасы Кубогы ярышлары узды.
Анда Зәйдән тренер Илнар Хәйруллин командасы гомуми команда зачетында Татарстан Республикасында өченче урынны алды. Ярышларда республикабыздан 200 дән артык спортчы катнашты.
Үз үлчәү категорияләрендә Зәй көрәшчеләре күп медальләр алдылар.
Әбүбәкер Мугурбиев – алтын, Арслан Хисмәтуллин, Данил Хавизов, Анатолий Минькин – көмеш, Алексей Кузнецов, Адель Якупов – юронза яуладылар.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев