17-19 апрельдә Күмертау шәһәрендә Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Н. Т. Антошкин истәлегенә багышланган 2013-2014 елларда туганнар арасында спорт көрәше (грек-рим көрәше) буенча республика ярышлары узды.
Анда Зәйдән тренер-укытучы Анатолий Терентьев укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Спирин Егор – 1 урын, Спиридонов Герман – 2 урын, Журавлев Антон – 2 урын, Ганиев Артур – 5 урын алдылар. Ярышларда 3 төбәктән 130 спортчы катнашты. Шулай ук Спирин Егор «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә бүләкләнде.
фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев