Зәй көрәшчеләре җиңүләр яулады
25 мартта Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашкан, олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы Сабаев Михаил Сергеевич истәлегенә 2014-2015 елларда туган егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре беренчелеге булып узды.
Анда 160 спортчы катнашты. Ярышларда "Зәй" спорт мәктәбе укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз үлчәү авырлыкларында Гыйләҗиев Риналь, Спирин Егор, Спиридонов Герман (тренерлары Анатолий Терентьев), Җиһаншин Данэль (тренеры Радик Маврин) беренче урыннарны алдылар. Икенчедә - Калинин Илья (Терентьев А. А.), өченчедә - Фәйрушин Дамир (Терентьев А.А.).
"Иң яхшы техника өчен "аерым номинациясендә Кубок белән Спирин Егор бүләкләнде.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев