Зәй көрәшчеләре булдыра
Спорт

Зәй көрәшчеләре булдыра

22 апрельдә Чаллыда яшүсмерләр арасында грек - рим көрәше буенча “Витязь» спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды.

Анда  2015-2016 елда туган  80 спортчы катнашты. Зәй данын анда ”Зәй”  спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. 

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны Егор Спирин, Дамир Фәйрушин, Данислав Герасимов, Антон Журавлев (аларның тренеры Анатолий Терентьев), Данэль Җиһаншин (тренеры Радик Маврин) алдылар. Икенче урында – Риналь Гыйләҗиев (Терентьев), Илья Яруллин (Маврин), өченчедә – Герман Спиридонов (Терентьев), Герман Гуров (Маврин).

фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев