Спорт

Зәй каратистлары җиңүләр белән кайтты

12-13 сентябрьдә Димитровград шәһәрендә каратэ-киокусинкай буенча төбәкара турнир узды

Анда Идел буе федераль округының җиде төбәгеннән 500 гә якын спортчы катнашты. Зәй шәһәрен тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар шәкертләре тәкъдим итте.

17 медаль – зәйлеләрдә

Яңа уку сезонында беренче ярышларга карамастан, безнең яшь спортчылар югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар, югары техник һәм спорт рухы күрсәттеләр. Алтын медальләрне Ревин Егор, Маркосян Мартин, Селиверстов Радаль, Агапова Элиза, Ихинданова Умукурсум яуладылар. Икенче урынны Дятлов Егор, Филиппова Полина, Яхин Матвей, Горшунов Артем, Саидов Закрие алдылар. Өченче урынны яулауга Ихинданов Ибраһим, Самохин Тимур, Фәрхуллин Тимур, Хәсәншин Ренат, Павлов Серафим, Москова София, Камалиева Амелия ирештеләр.

Яңа турнирга әзерлек этабы

Әлеге турнир 2 октябрьдә Новосибирск шәһәрендә узачак 35нче Андрей Якутов Мемориалы халыкара турнирына әзерлек этабы буларак каралды. Яшь спортчыларга һәм аларның тренерларына уңышлар һәм югары спорт казанышлары телибез.


Нет комментариев