27 сентябрьдә Кама Аланында каратэ-киокусинкай буенча республика ярышлары узды, анда Татарстан Республикасының 7 шәһәреннән 300 яшь спортчы катнашты.
Зәй шәһәрен анда тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте.
Спортчылар яшь булуларына карамастан, ярышлар югары техник дәрәҗәдә узды. Безнең спортчылар рухи ныклык һәм осталык күрсәтеп, ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар.
Үз категорияләрендә София Майорова, Тимур Терентьев, Александр Тимофееев, Адам Шалафаев, Тимур Самохин, Ибраһим Ихинданов, Закрие Сәидов, Егор Дятлов, Әмир Әхмәтшин, Матвей Яхин җиңүчеләр булдылар.
Көмеш медальләрне Никита Терехов, Ренат Хәсәншин, Адам Хуҗин, Эдгар Шәймәрданов, Константин Майоров яуладылар. Өченче урыннарны Радель Әхмәтшин, Таир Самохин, Глеб Барсуков, Мартин Мартиросян, Денис Андреянов алдылар.
Нет комментариев