Зәй каратэчылары республика турнирында 12 алтын медаль яулады
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча «Хәтер кубогы» республика ярышлары узды.
Турнир республикада әлеге спорт төрен үстерүгә зур өлеш керткән тренерлар һәм спортчылар истәлегенә багышланды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 10 шәһәреннән 460 спортчы катнашты. Зәй данын тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре лаеклы рәвештә яклады. Алар каты һәм компромиссыз көрәш алып барып, югары әзерлек дәрәҗәсе, җиңүгә омтылыш һәм спорт характеры күрсәттеләр.
Турнир нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре каратистлары 12 алтын, 12 көмеш һәм 6 бронза медаль яуладылар.
Тренерларны, җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!
Фотолар каратэчылардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев