Зәй каратэчылары Мәскәүдән зур уңышлар белән кайтты
25 апрель көнне Ватаныбыз башкаласы Мәскәү шәһәрендә спорт сезонының төп старты — каратэ- киокусинкай буенча Россия беренчелеге булды.
Татамига Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән 680 иң яхшы спортчы чыкты. Бу мавыктыргыч һәм киеренке ярыш иде, анда һәркем үзенең өстенлеген исбатларга омтылды.
Безнең шәһәрне бу дәрәҗәле турнирда тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар шәкертләре тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Егор Ревин ике категориядә чыгыш ясап, алтын медаль һәм бронза яулады. Шул рәвешле, ул Россия беренчелегенең ике тапкыр җиңүчесе исеменә лаек булды.
Ә Умукурсум Ихинданова пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Ул көмеш медаль яулап, үз характерын һәм осталыгын күрсәтте.
Узган ярышлар нәтиҗәләре буенча ике спортчы да 2026-2027 елларга Россия җыелма командасы составына керде. Бу бик зур дәрәҗә һәм аларның талантын иң югары дәрәҗәдә тану.
Чемпионнарыбызны һәм аларның остазларын чын күңелдән искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга яңа казанышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия телибез.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев