6 июньдә Чаллыда РСФСРның атказанган тренеры Миңнулла Чинкин истәлегенә республика күләмендә җиңел атлетика ярышлары үтте.
Анда Зәйдән тренер Ирина Дылевская шәкертләре катнашты.
Нәтиҗәдә катгый ярышларда Михаил Уразайкин 400 метр арага йөгерештә өченче урын алды. Михаилны призлы урын яулавы белән котлыйбыз!
фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев