Зәй яшүсмерләре Бөтенроссия ярышларында бронза призер исемен яулады
2-4 апрельдә Чаллыда 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында спорт көрәше (грек-рим көрәше дисциплинасы) буенча СССРның спорт мастеры А. Улеев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда 200дән артык спортчы катнашты.
"Зәй" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре матур нәтиҗәләр күрсәтте. Артем Майоров (тренеры Радик Маврин) һәм Илдар Мещеров (тренеры Анатолий Терентьев) бронза призер булдылар.
Спортчыларыбызны котлап, алга таба тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез.
Фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев