Зәй футболчылары Татарстан беренчелеге өчен көрәшә
Спорт

Зәй футболчылары Татарстан беренчелеге өчен көрәшә

Зәйнең “Энергия” стадионында футбол буенча Татарстан беренчелегенә төрле яшь категорияләре командалары арасында уеннар үтте.

9 июньдә  2017 елда туганнар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында Зәйнең  “Барс”ы белән  Түбән Каманың  “Шинник 2”  командалары очрашты. Киеренке уен 3:2 исәбе белән “Барс” уенчылары файдасына тәмамланды. 

11 июньдә биредә 2015-2016 елгы «С» дивизионы балалар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә уеннар үтте. “Барс” (Зәй)  Яңа Чишмә районы командасына каршы уйнады. Уен  1:0 исәбенә “Барс” командасы файдасына төгәлләнде, ә “Аксу” (Аксубай)  белән уен  2:4 исәбенә зәйлеләр җиңүе белән тәмамланды. Ә менә соңгы уенда Зәй футболчылары нурлатлыларга  0:6 исәбенә оттырды.

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев