Зәй егетләре Сарманнан көмеш медаль белән кайтты
Спорт

Зәй егетләре Сарманнан көмеш медаль белән кайтты

3 апрельдә Сарманда СССРның спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хаҗип Гәрәев истәлегенә көрәш буенча республика турниры узды.

Ярышларда 2009-2011 елгы, 2012 елгы яшүсмерләр үзләрен сынады.

"Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашып,  көмеш медальләр яуладылар. Роман Соловьев һәм Дмитрий Федоров үз авырлык категориясендә икенче урынны алдылар. Аларның тренеры - Илсур Зыятдинов.

Фото спорт идарәсеннән.


Нет комментариев