Мари Эл республикасында 2-4 октябрьдә юлсыз җирләрдә автомобильләрдә узышу буенча ралли узды.
«Партизан сукмагы» дип исемләнгән Идел буе федераль округы чемпионатында Зәй районыннан да берничә экипаж уңышлы катнашып, республика данын яклады. Узышларда илнең 9 төбәгеннән командалар көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәйдән пилот Марсель Миңнеханов һәм штурман Александр Шәрипов экипажы икенче урын алуга иреште. Ә Валерий Алейников һәм Константин Жигалов экипажы бишенче булды.
Идел буе округы ярышларында шундый югары нәтиҗәләргә ирешкән егетләребезне котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!
Нет комментариев