Волейболчылар Зәйдә “Җиңү кубогы” өчен уйнады
Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча «Җиңү кубогы» турниры булып узды.
Ярышлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде.
Турнирда 5 команда катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш киеренке һәм мавыктыргыч булды, спортчылар югары дәрәҗәдәге осталык һәм команда рухы күрсәттеләр.
Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урын –«Түбән Кама» командасы;
2нче урын – “Зәй" җыелма командасы;
3нче урын –«Зенит» командасы («Барс-Зәй»).
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев