Волейбол ярышларында сәламәт яшәү рәвеше ныгытылды
Зәйнең “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында шәһәрнең һәм районның яшьләр командалары арасында волейбол турниры узды.
Зәй муниципаль районында Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елына багышланган чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында оештырылды.
Анда 6 команда көч сынашты: 2 команда Теләче муниципаль районыннан, 3 команда Зәйдән һәм 1 команда ветераннар.
Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында - Теләче, 2 урында - Зәй (Барс), 3 урында - ветераннар командасы.
Ярыш яшь спортчыларны әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын, аларның команда рухын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.
Турнир яшь волейболчылар өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, патриотик хисләрне һәм үсеп килүче яшь буын арасында бердәмлекне ныгытуда мөһим адым да булды.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев