Урта Багражда урам тренажерлары куелды
Спорт

Урта Багражда урам тренажерлары куелды

Авылда биш урам тренажеры «Татнефть» хәйрия фонды грантын откан акчага куелды. Тиздән үзара салым акчасына тагын биш тренажер урнаштырылачак.

Авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм балалар уен мәйданчыгы янында тагын бер заманча урын барлыкка килде. Спорт һәм балалар мәйданчыгы – хәзер болар бердәм уникаль урынны тәшкил итә.

Спорт залларына еш йөрү мөмкинлеге булмаган балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр ел әйләнәсе үзләренә уңайлы вакытта һәм бушлай тренажерларда шөгыльләнә ала хәзер.

Заманча тренажерларда күнегүләр физик форманы сакларга, чыдамлылыкны арттырырга, координацияне яхшыртырга ярдәм итә.

Спорт, активлык һәм сәламәтлек һәр кешегә, кайда яшәвенә карамастан, мөһим. «Татнефть» тормышка ашыра торган проектлар нәтиҗәсендә авыл халкының тормышы үзгәрә, уңайлырак була бара. Монда теләсә кайсы вакытта шөгыльләнергә: мускулларны ныгытырга һәм буш вакытны файдалы үткәрергә мөмкин.

Хәзер Урта Багражда тагын биш тренажер куярга әзерләнәләр. Алар авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына алынган. Бу көннәрдә тренажерлар Таганрог шәһәреннән кайтып җитәчәк. Аларны авыл ир-атлары үз көчләре белән урнаштырачак.

Фотолар җирлектән.


Нет комментариев