“Тау-трофи – 2026” республика ярышларында Зәй егетләре - пъедесталда
15-17 майда Биектау районында “Тау-трофи – 2026” дип исемләнгән, автомобильләрдә юлсыз җирләрдән үтү буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышлар үтте. Анда Россиянең 9 төбәгеннән әлеге спорт осталары катнашты. Безнең районны ярышларда Марсель Миңнеханов белән Александр Шәрипов һәм Валерий Олейников белән Константин Жегалин экипажлары тәкъдим итте.
30 градус эсседә, катлаулы трассаны үтү, әлбәттә спортчыларга җиңелдән булмады. Шулай да безнекеләр сынатмады. ТР-2 классында узган ярышларда пилот Марсель Миңнеханов һәм штурман Александр Шәрипов экипажы җиңү яулады. Аларга беренче урын өчен махсус Кубок тапшырылды.
Ә Валерий Олейников белән Константин Жегалин экипажы дүртенче урынны алуга иреште.
Егетләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев