Зәйдә йөзү буенча тренер-укытучы Нана Давиташвили үз кул астында шөгыльләнүче балалар белән профилактик чара үткәрде.
Очрашу кысаларында наркотик матдәләр куллануның куркынычлыгын, аларның сәламәтлеккә җимергеч йогынтысын, шәхси һәм спорт карьерасына нәтиҗәләрен ачучы видеоролик күрсәтелде.
Педагог сәламәт яшәү рәвеше темасына һәм спорт нәтиҗәләренә ирешү өчен зарарлы гадәтләрдән баш тартуның мөһимлегенә аерым игътибар бирде. Чара укучыларда үз сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга һәм асоциаль тәртипне профилактикалауга юнәлдерелгән иде.
фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев