Спортчыларны патриотизм рухында тәрбиялиләр
Спорт

Спортчыларны патриотизм рухында тәрбиялиләр

10 июньдә, Россия көне алдыннан, Зәйнең йөзү буенча тренерлары Нона Давиташвили һәм Екатерина Гордейко үзләренең яшь шәкертләре белән үзенчәлекле көн үткәрделәр.

Балалар Россия көненә багышланган танып-белү әңгәмәсендә илебез турында күп кызыклы нәрсәләр белеп кенә калмадылар, "Ишегалларында флаг" акциясендә актив катнашып, Ватанга булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Һәм илебез флагын тотып күмәк төстә  Россия Федерациясе Гимнын башкардылар.

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев