Рух көче һәм җиңүгә омтылыш: Зәйдә “Мөмкинлекләр дөньясы» фестивале призерларын бүләкләделәр
Ринат Фәрдиев исемендәге паркта «Татарстанда җәй» проекты кысаларында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне берләштергән «Мөмкинлекләр дөньясы» спорт бәйрәме узды.
Чарада катнашучылар физик әзерлекләрен генә түгел, рухи көчләрен, үҗәтлекләрен һәм ахырга кадәр көрәшә белүләрен дә күрсәтеп, ярышларга дәртләнеп кушылдылар.
Бәйрәм программасы бай һәм чын мәгънәсендә инклюзив булды. Чарада катаншучылар ГТО нормативларын үтәделәр, аркан тартуда көч сынаштылар, индивидуаль мөмкинлекләрне исәпкә алып, махсус сайланган адаптив дисциплиналарда үзләрен сынап карадылар.
Программаның балалар өчен оештырылган өлеше аерым игътибарга лаек иде: «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле стартлар оештырылды.
Төп ярышлар да шундый ук мавыктыргыч булды. Шашка турнирында киеренке көрәштә хатын-кызлар арасында Александра Баранкина - беренче, Нәзирә Смирнова - икенче, Ярия Кәлимуллина һәм Әнисә Мардарьева өченче урынны бүлештеләр. Ир-атлар арасында Ильяс Мостафин ышанычлы җиңү яулады, икенче урынны - Леонид Жук, өченче урынны Рәфкать Ишмөхәммәтов алды.

Армрестлингта хатын-кызлар арасында иң көчлесе Динара Шәйдуллина булды, Анна Баранова — икенче, Римма Вәлиева өченче урында. Ир-атлар категориясендә Валерий Фролов беренче урынны алды, Никита Захаров белән Данил Легостаев икенче һәм өченче урынны бүлештеләр.

Спорт йөреше тизлекнең иң мөһиме түгеллеген, ә ныклык һәм темпны тота белү мөһимрәк булуын күрсәтте. Бу спорт төрендә иң яхшысы Әнисә Мардарьева булды, аннан соң Наилә Садриева, өченче урында - Динара Шәйдуллина.
Ә дартста уңыш төгәллек белән ярашты: беренче урын — Наилә Садриевада, икенчедә — Рәшит Җиһаншин, өченчедә — Никита Захаров.
“Мөмкинлекләр дөньясы” спорт чарасына гына түгел, ә чын бәйрәмгә әверелде, анда һәр катнашучы кешенең мөмкинлекләре чыннан да чиксез икәнен исбатлады.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев