Россия көнендә Зәйдә чаңгы-роллерларда узышу буенча бөтенроссия ярышлары старт алды
Ярышларның беренче көнендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бүген, 12 июньдә, Россия көнендә Зәй Бөтенроссия спорт үзәгенә әверелде. Шәһәрдә чаңгы - роллерда узышу буенча Россия Кубогының беренче этабы старт алды. Ярышларда Россия Федерациясенең 25 субъектыннан 88 спортчы катнашты. Трасса шәһәр урамнары буйлап узды, бәйрәм көнен онытылмаслык спорт тамашасына әйләндерде.
Ярышларда катнашучылар илнең төрле төбәкләреннән килгән иң көчле чаңгычылар иде. Җиңү Проспектында яшәүчеләр ярышларны үз йортларының тәрәзәләреннән диярлек күзәтә алды: динамикалы узышлар, спортчыларның матур киемнәре һәм җанатарларның ярдәме бәйрәмнең уникаль атмосферасын тудырды.
Ярышларда катнашучыларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов котлады. Котлауларга шулай ук Россиянең атказанган тренеры Галина Шлыкова, Россиянең чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев та кушылды.
200 метрлы дистанциядә спринтта Воронеж өлкәсеннән Евгений Багрев җиңүче булды. Икенче урынны шулай ук Воронеж өлкәсеннән Кирилл Прис яулады. Өченче урында - Санкт-Петербургтан Андрей Краснов.
Хатын-кызлар арасында беренче урынны Санкт-Петербургтан Екатерина Кипяткова алды. Икенче урында - Тула өлкәсеннән Виктория Лукашова, өченче урында Санкт-Петербургтан Екатерина Зуева.
Бүләкләү тантанасы Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркындагы ачык һавадагы сәхнәдә узды.
Моннан тыш, ярышларда катнашучылар һәм кунаклар өчен "Россия - бөек ил!" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев