12 июльдә Кашкатау итәгендә узган Питрау бәйрәмендә көрәш ярышлары да оештырылды.
Ярышларда өч районнан биш команда катнашты. Зәй белән Әлмәттән – икешәр команда, Азнакайдан – бер команда.
Гаярь көрәшчеләрне яңгыр явып үтү дә куркытмады. Алар үҗәтләнә-үҗәтләнә көндәшләрен аркага салырга тырышты.
Нәтиҗәдә Зәй командасы киеренке ярышта беренче урынны яулады. Әлмәтлеләр – икенче, азнакайлылар өченче урында.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Нет комментариев