Нәфис гимнастика буенча Алабуга  районының «Жемчужинка» ачык беренчелеге узды
Спорт

Нәфис гимнастика буенча Алабуга районының «Жемчужинка» ачык беренчелеге узды

Алабуга шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Алабуга районының «Жемчужинка»ачык беренчелеге ярышлары оештырылды.

Ярышларда Зәйдән "Яшьлек" спорт мәктәбеннән  тренер-укытучы Ксения Рыцова укучылары катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча үз яше һәм үз программасы категорияләрендә Агния Петрякова, Мәдинә Илдарханова, Мирослава  Клочкова беренче урыннарны яуладылар.

Икенче урыннарны алучылар – Марьяна Кузьмина, Риана Цивикова, Мәрьям  Сәхабиева, Мәдинә  Габделхакова,  Кристина Садовникова, Дарья Куприянова,  Асель  Салихова, София Плотникова, Мәликә Хуҗина, өченчедә – Арина  Үтәгәнова, Валерия Федорова, Мирослава Исакова, Эмилия  Уразайкина, Ксения  Афанасьева, Самира Кәлимуллина, Халидә  Сәхабиева, Ксения Солдатова.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев