10-11 октябрьдә Түбән Камада 18 һәм 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелегенә ярышлар узды
Зәйдән анда тренер-укытучы Илнар Хәйруллин шәкертләре үзен сынады. Һәм безнең Данил Карпов беренче урынны яулап, ярышларда җиңүче булды.
Спортчыны һәм тренерны бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз! Ноябрь аенда узачак Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү телибез.
Нет комментариев