Йөзүчеләр ГТО нормативлары тапшырды
Спорт

Йөзүчеләр ГТО нормативлары тапшырды

7 майда Зәйнең «Дулкын» бассейнында Җиңү көненә багышланган йөзү буенча Зәй муниципаль районы беренчелеге булды.

Ярышларда «Зәй»спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 123 бала катнашты.

Яшь йөзүчеләр бик яхшы әзерлек, җиңүгә омтылыш һәм спорт рухы күрсәттеләр. Биредә үк ГТО нормативларын алтын билгегә үтәүчеләр бүләкләнде.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев