11 апрельдә Әлмәт шәһәрендә Космонавтика көненә багышланган йөзү буенча ярышлар узды.
Ярышларда Татарстан шәһәрләреннән 467 спортчы катнашты.
"Зәй" спорт мәктәбе укучылары тренерлары Рәйсә Галимова җитәкчелегендә үзләрен сынады. Баринов Дамир, Григорьева Радмила, Шәйхиева Мәдинә, Габидуллин Артур беренче урын алдылар. Григорьева Радмила һәм Шәйхиева Мәдинә - II, Иванова Кира III урында.
фото: спорт идарәсеннән
Нет комментариев