Билбау көрәше буенча Россия беренчелеге үтте
Спорт

Билбау көрәше буенча Россия беренчелеге үтте

13-16 апрельдә Уфада 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге булып узды.

Ярышларда илнең 28 төбәгеннән спортчылар катнашты, барлыгы 350дән артык катнашучы теркәлгән иде. Тренер-укытучылар аталы–кызлы Регина һәм Равил  Салиховлар кул астында “Зәй" спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Арсений Бутин Татарстан Республикасы составында ярышларда катнашып, иң көчле 10 спортчы исемлегенә керде.

фото спорт идарәсеннән

 


Нет комментариев