18 апрельдә Ижау шәһәрендә ирекле көрәш буенча «Юный вольник» дип исемләнгән төбәкара турнир үтте.
Ярышларда Россиянең 7 төбәгеннән 350 көрәшче көч сынашты.
Биредә Зәйнең атказанган тренер-укытучы Илнар Хәйруллинның кул астында шөгыльләнүче Әбүбәкер Мугурбиев лаеклы чыгыш ясады. Ул 36 килограммга кадәр авырлык категориясендә көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, беренче урын яулады.
Әбүбәкерне һәм аның остазын искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз! Келәмдә яңа якты җиңүләр көтәбез.
фото: спорт идарәсеннән
Нет комментариев