12 сентябрьдә Әлмәттә йөзү буенча «Көзге спринт» ачык турниры узды.
Ярышларда 29 командадан 200 спортчы катнашты. Зәйдән ярышларда тренер-укытучы Рәйсә Галимова кул астында шөгыльләнүчеләр беренчелек өчен көрәште.
Алар – "Зәй" спорт мәктәбенә йөрүче 14 спортчы иде. Нәтиҗәдә Радмила Григорьева төрле дистанцияләрдә бер беренче урын һәм ике өченче урын алды. Дамир Баринов исә бер беренче урын, ике икенче урын һәм бер дүртенче урын яулады. Артур Габидуллин ике өченче урынны алуга иреште.
Нет комментариев