Зәйдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне тантаналы төстә билгеләп үтелде
Яңалыклар

Зәйдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне тантаналы төстә билгеләп үтелде

Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Илнең икътисади үсеше, оборонасы һәм социаль тотрыклылыгы юл челтәренең сыйфатына турыдан-туры бәйле. Юлчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Зәй районының Чыбыклы авылында тантаналы чара узды. Ул зур төзекләндерүдән соң бүген ачылган авыл мәдәният йортында оештырылды.

Хезмәткә - хөрмәт

Тантананың төп өлешендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Каримов юлчыларны бәйрәм белән котлады һәм мактаулы бүләкләр тапшырды.

Намуслы тырыш хезмәте һәм юл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен “Татнефтедор” ҖЧШның Зәй автомобиль юллары идарәсеннән мастер ярдәмчесе Илдар Маляков, юл эшчесе Рамил Нугаев  - район башлыгының Мактау грамотасы, машина йөртүчеләр Илназ Әкбәров, Альберт Хөсәенов, погрузчик йөртүче Владислав Рязанов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Эшләр бүлүче Светлана Абрамовага “Татнефтедор” ҖЧШ директорының Рәхмәте белдерелде, машина йөртүче Василий Будринов  “Татнефтедор” ҖЧШ Мактау грамотасына лаек булды.

Бүлек башлыгы Татьяна Шумкова, машина йөртүче Михаил Ермолаев, асфальтобетонщик Марат Надеевка Татарстан Юл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте тапшырылды.  Бүләкләүләр музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

автор фотосы, юлчыларны хөрмәтләү
автор фотосы, юлчыларны хөрмәтләү

Депутатлар һәм идарә җитәкчесеннән котлаулар 

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров,  «Татнефтедор» ҖЧШ генераль директоры Рөстәм Гарифуллин чыгыш ясап,  юлчыларның көндәлек хезмәтен югары бәяләде һәм аларга яңа уңышлар теләде.

Бәйрәм программасы «Мирас» ансамбле һәм «Улыбка» хореографик коллективы башкаруында «Татарстан» музыкаль номеры белән төгәлләнде.


Нет комментариев