Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында “Әти-әниләр патруле” узды
Чараның максаты – балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.
Юл хәрәкәтенең яшь инспектор ярдәмчеләре әти-әниләр каршында чыгыш ясадылар. Үзләренең чыгышлары аша юл кагыйдәләрен үтәү мөһим булуын җиткерделәр. “Юл куркынычсызлыгы” оешмасы башлыгы Вадим Иванов ата-аналарны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә үсеп килүче буын өчен үрнәк булырга чакырды.

Яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искә төшерделәр. Бакчага йөрүче һәр баланың киемендә яки рюкзакларында фликерлар булырга тиеш, ди белгечләр.

Мондый чаралар ата-аналар, педагоглар һәм Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеген берләштерә, юл хәрәкәтендә катнашучы яшь зәйлеләрнең иминлеген тәэмин итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев