Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйнең «Тату гаилә» бакчасы балалары һәм ата-аналарына юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерделәр

«Тату гаилә» балалар бакчасында «Һәркемгә юл ачык, куркынычсыз булсын» дип исемләнгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясе узды.

Яз җитү белән, балалар урамда күбрәк вакыт үткәрә башлагач, юлларда балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе көн тәртибенә чыга. «Тату гаилә»  бакчасында профилактик акция олыларга да, балаларга да юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан оештырылды.

Чарада балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре генә түгел, ә ата-аналар, шулай ук ЮХИДИ инспекторлары да катнашты. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Вадим Иванов ата-аналарны балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең соңгы статистикасы белән таныштырды. Ул аеруча балалар еш эләгә торган типик хаталарына – туктап торган транспорт артыннан кинәт чыгу, юлны рөхсәт ителмәгән урыннан чыгу һәм гаджетларга игътибар итү кебек хәлләргә игътибар итте.

«Тату гаилә» балалар бакчасы хезмәткәрләре мондый акцияләрнең даими үткәрелүен һәм бары тик гаилә, педагоглар һәм ЮХИДИнең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә юлларда җәрәхәтләнү куркынычын реаль рәвештә киметергә мөмкин булуын ассызыклый.

Фотолар бакчадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев