Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйнең «Созвездие» балалар ял лагеренда юл хәрәкәте кагыйдәләре көне узды

Балалар янына «Юл куркынычсызлыгы» фондының Зәй районы бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов килде.

Ул юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде, юлны имин кичү һәм урамда игътибарлылык турында искәртте.

Дәрестән соң балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына рәсем ясадылар: светофорлар, җәяүлеләр кичүләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуны чагылдырдылар. Иң яхшы эшләрнең авторлары бүләкләр алды. Мондый очрашулар белемнәрне ныгытырга ярдәм итә һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыра.

фотолар «Юл куркынычсызлыгы» ДБУсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев