Зәйнең Мирный бистәсендә балалар өчен юл кагыйдәләрен искәртү чарасы үтте
16 июньдә Зәйнең Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортында юл иминлеге темасы буенча «Балачак иминлеге» танып-белү уен программасы узды.
Мәдәният хезмәткәрләре «Елочка» мәктәп яны лагере балаларына һәм яшүсмерләргә үзләрен урамда ышанычлы хис итү һәм транспорт хәрәкәтеннән курыкмау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре кирәклеген искәрттеләр. Викторинада катнашып, табышмакларга җаваплар табып, юл билгеләре ясап, эстафета уеннары уйнап, балалар машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен кирәкле төгәл һәм катгый кагыйдәләрне беркеттеләр.
Уен формасында балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен, шәһәр урамнарында һәм юлларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Программа балаларда юлда, урамда һәм транспортта үз-үзеңне тоту культурасы турында белемнәр формалаштыруга, үз тормышың һәм башкаларның тормышы иминлеге өчен җаваплылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев