Зәйнең «Кояшкай» бакчасының яшь юл инспекторлары отряды “Юл - космос түгел, ә син космонавт түгел!» дип исемләнгән гадәти булмаган чара уздырды.
12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне һәм космоска беренче кеше очуның 65 еллыгы билгеләп үтелде.
Яшь юл инспекторлары отрядыннан булган балалар безнең космосны ачучылар белән горурланалар, чөнки аларның батырлыклары космик киңлекне үзләштерүгә юл ачкан.
ЮИДчылар машина йөртүчеләрне тизлек режимын үтәргә, ә җәяүлеләрне юлларда күренеп торырга чакырды.
Активистлар машина йөртүчеләргә юлларда космик тизлекләргә урын юк, чөнки тизлекне арттыру юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе булуын искәртте, ә җәяүлеләрне үз иминлекләрен кайгыртырга чакырды.
Фотолар бакчадан.
Нет комментариев