Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

6нчы мәктәпнең ЮИДчылары, район дәүләт автоинспекциясе һәм «ЮХИДИ» ДБУ хезмәткәрләре белән бергә, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акциядә катнаштылар. Мондый чаралар ел саен ноябрь аенда бөтен Татарстан буенча үткәрелә.

Укучылар  ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә шәһәр урамына чыгып, машина йөртүчеләр, җәяүлеләр алдында мөрәҗәгатьләр язылган плакатлар белән чыгыш ясадылар һәм белешмәлекләр тараттылар, руль артында һәрчак игътибарлы булырга чакырдылар.

Аның максаты — киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы һәлакәт очраклраын һәм  җәрәхәт алу очракларын киметү.

Фотолар “Юл куркынычсызлыгы” ДБУ оешмасыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев