Зәйнең “Алтынчәч” бакчасында балалар белән куркынычсызлык темасына акцияләр оештырыла
Укучыларның язгы каникуллары бара.
Бу чорда балалар аеруча үз иркенә тапшырылган. Каникул көннәрендә балаларның онытылып уйныйсы да, йөгерәсе-чабасы да килә. Ләкин шул ук вакытта саклык һәм игътибарлык кагыйдәләрен дә исләренә төшереп тору мөһим. Бу эшне балалар бакчасыннан ук башлау отышлы.
27 мартта “Алтынчәч” балалар бакчасының «Беренчеләр хәрәкәте» пилот төркеме «Язгы каникуллар» дип аталган күңелле профилактик акция оештырды.
Балалар юлда, ишегалдында һәм ачык һавада йөргәндә төп юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде.
Кечкенә дусларыбыз өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында кызыклы шигырьләр яңгырады. Һәр катнашучыга матур һава шары һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча файдалы белешмәлек бүләк ителде.
Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев