Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйнең 5нче мәктәбендә беренчеләрне җәяүлеләргә багышлау булды

Чара “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында булды.

Беренче сыйныф укучылары юлда килеп чыга торган төрле хәлләр турында зур кызыксыну белән фикер алыштылар, юл билгеләренең исемнәрен атадылар, транспорт белән бәйле табышмакларны чиштеләр. Бик күп файдалы киңәшләр алдылар.

Чараның йомгаклау өлешендә беренче сыйныф укучылары  чыгыш ясадылар, барлык юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүче җәяүле булырга вәгъдә бирделәр.

Аннан соң ЮИД отрядының мәктәп агитбригадасы кунаклар алдында чыгыш ясады. 

Чара азагында “Юл куркынычсызлыгы” фондының район бүлеге башлыгы   Вадим Иванов балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. 

фотолар “Юл куркынычсызлыгы”фондыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев