Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган

13 – 19 июльдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 119 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары бар. 

Бу чорда шәһәр-районда  14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның берсендә 1973 елгы ир-ат зыян күргән. 

17 июльдә дежур  бүлек скутер һәм “КамАЗ” машинасы бәрелешүе турында хәбәр ала. Скутерны  йөртүче бәрелү нәтиҗәсендә күпсанлы җәрәхәтләр алган һәм ашыгыч рәвештә Түбән Кама дәваханәсенә озатылган.

 “Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. 

Бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның  54 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев