Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган
11-17 майда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 109 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, кыйнау, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, урлашу очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.
Узган атнада юл инспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче туктаткан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 61 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев